Яңалыклар
19 июнь 2025, 09:11

Башкортстан делегациясе Петербург халыкара икътисади форумында

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров 18-21 июньдә узучы XXVIII Петербург Халыкара икътисади форумына (ПМЭФ) Башкортстанның рәсми делегациясен җитәкләде.

Башкортстан делегациясе Петербург халыкара икътисади форумындаБашкортстан делегациясе Петербург халыкара икътисади форумында
Башкортстан делегациясе Петербург халыкара икътисади форумында

Делегация программасында - эшлекле очрашулар, панель сессияләре, илнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча дискуссияләрдә катнашу.

ПМЭФ мәйданчыгында төп вакыйгаларның берсе былтыр Русия төбәкләрендә инвестицион климат торышы рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдир итү булачак. Исегезгә төшерәбез: 2023 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан анда өченче урынны яулады.

Эшлекле программа кысаларында Радий Хәбиров Русия төбәкләре җитәкчеләре, дустанә дәүләтләр вәкилләре, илебез һәм чит ил компанияләре менеджерлары белән очрашачак, шулай ук берничә стратегик килешүне имзалауда катнашачак.

- Традиция буенча, эш программасы бик бай. Күпсанлы инвесторлар белән логистика, авыл хуҗалыгы, башка тармаклар өлкәсендә сөйләшүләр планлаштырылган. Бу - сәфәр кысаларында куйган төп бурычларның берсе. Әлбәттә, Башкортстанның потенциалын иң югары дәрәҗәдә тәкъдим итәргә телибез, - диде төбәк җитәкчесе ПМЭФ мәйданчыгында.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас