Яңалыклар
16 Июня 2025, 14:24

Сәламәтлек - беренче планда

2025 елда Башкортстанның беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләүгә 5 млрд сумга якын акча юнәлдереләчәк.

Сәламәтлек - беренче пландаСәламәтлек - беренче планда
Сәламәтлек - беренче планда

 

 2025 елда «Озайлы һәм актив тормыш» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү төбәк программасын гамәлгә ашыруга 4,98 млрд сум каралган, шул исәптән 3,5 млрд сум федераль бюджеттан. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин шундый мәгълүмат җиткерде.

 – Быел Благовещен, Учалы һәм Яңавыл, шулай ук Аскын, Бакалы һәм Әбҗәлил районнарында алты поликлиниканы файдалануга тапшырачакбыз. Барлык объектлар буенча да эшләр интенсив бара, - дип хәбәр итте Айрат Рәхмәтуллин. - Моннан тыш, тугыз сәламәтлек саклау объектын ремонтларга һәм 134 модуль конструкция урнаштырырга планлаштырабыз. Министр ассызыклаганча, Башкортстанда тармакның матди-техник базасын ныгытуны дәвам итәләр. Республиканың медицина оешмаларына 3 838 берәмлек җиһаз тапшырылды инде. 2025 елда барлыгы 5 мең берәмлек медицина техникасы сатып алу планлаштырыла. Моннан тыш, ашыгыч медицина ярдәме автопаркын яңартуны дәвам итәләр. Төбәк 99 санитар автомобиль сатып алырга планлаштыра, шул исәптән яткан авыруларны транспортлау өчен. Айрат Рәхмәтуллин сәламәтлек саклауның беренчел звеносы инфраструктурасының торышын анализлау 2026-2030 елларга региональ модернизация программасы проектын эшләргә мөмкинлек бирде, дип өстәде. Документны Русия Сәламәтлек саклау министрлыгына карау өчен тапшырдылар. Башкортстан Башлыгы билгеләнгән максатларга җаваплы карарга өндәде.

 - Без Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының беренчел звеноны алга таба модернизацияләү өчен финанслау буенча ахыргы карарын көтәбез. Бу зур эш күләме, - диде Радий Хәбиров. - Барлык проектларны да сыйфатлы һәм тиз арада гамәлгә ашыру мөһим. Продуктив эшкә әзерләнәбез.

Чыганак:glavarb.ru

Фото: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас