

Бүген, 12 июньдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия көненә, Уфа көненә һәм Салават Юлаевның тууына 271 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнаша.
Русия көнендә республика җитәкчесе Башкортстанның үз теләге белән Рус дәүләте составына кушылуына 400 ел тулу уңаеннан төзелгән Дуслык монументына чәчәкләр салды.
Салават Юлаевның тууына 271 ел тулу уңаеннан Башкортстанның милли каһарманы һәйкәленә чәчәкләр салганда курай моңы яңгырады.
Радий Хәбиров шулай ук шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шәйехзадә Бабич һәйкәленә чәчәкләр салды.
Төбәк җитәкчесе белән бергә тантанада шулай ук Минск шәһәренең башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев, Башкортстан хөкүмәте әгъзалары, республиканың Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары, муниципалитет, министрлык һәм ведомство вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм Уфаның мактаулы кешеләре катнашты.
Белешмә. Дуслык монументы 1965 елның 7 августында ачыла. Һәйкәлнең авторлары – Мәскәү скульпторлары Михаил Бабурин һәм Галина Левицкая, архитекторлары – Евгений Кутырев һәм Геннадий Гаврилов. Һәйкәлнең нигезе ныклы итеп ясалган: аның диаметры – 13 метр, ә биеклеге 6 метрга җитә. Монументның авырлык үзәге җир астында тирәндә урнашкан, бу һәйкәлгә аеруча тотрыклылык бирә.
Салават Юлаев һәйкәле 1967 елда ачыла. Русиядә һәм Европада иң зур атлы сын Сосланбәк Тавасиев проекты буенча эшләнгән. Аның авырлыгы – 40 тонна. Шулкадәр авыр булуына карамастан, ул 3 таяну ноктасында гына тора. Атта утырган Салават Юлаевның биеклеге – 10 метр чамасы һәм, ул – Европадагы иң биек һәйкәлләрнең берсе.
Шәйехзадә Бабичка һәйкәл 2019 елның июнендә ачылды. Иҗади концепцияне Русиянең танылган скульпторы, рәссам Андрей Ковальчук гамәлгә ашырды. Монументның гомум биеклеге – 6 метр чамасы.

