Яңалыклар
12 июнь 2025, 04:40

Илебез көне

Бу бәйрәмнең асылы нәрсәдә?

ru.pinterest.comru.pinterest.com
ru.pinterest.com

Русия көне – илнең яңа тарихын һәм дәүләтчелеген билгеләгән төп бәйрәм.

Аның башлангычы 1990 елның 12 июнендә “РСФСРның дәүләт суверенитеты турындагы Декларация” кабул ителүгә бәйле. 1992 елдан ул бәйрәм датасына әверелде.

12 июньне берничә ел буена Бәйсезлек көне дип атадылар.1998 елда Русиянең беренче президенты Борис Ельцин әлеге бәйрәмнең исемен “Русия көне” дип үзгәртергә тәкъдим итте. Бәйрәм яңа исемен рәсми рәвештә Русиянең яңа Хезмәт кодексы кабул ителгәч, 2002 елда алды. Шуннан бирле Русия көне илебезнең барлык төбәкләрендә билгеләнә башлады. Ул – дәүләт тарафыннан игълан ителеп, календарьда кызыл белән билгеләнгән иң яшь бәйрәмнәрнең берсе.

Русия Федерациясе – төрле милләт вәкилләрен туплаган зур бер гаилә. Ил Конституциясендә дә аның күпмилләтле дәүләт булуы ассызыклана. Бүген Русия территориясендә 171 телдә сөйләшүче 193 милләт вәкиле яши. Нинди генә төбәктә яшәсәк тә, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, без барыбыз да – Русия Федерациясенең бертигез хокукларына ия халкы.

Кызганычка каршы, илдә яшәүчеләрнең барысы да Русия бәйрәменең мәгънәсен аңлап җитми. “12 июнь – нинди бәйрәм?” дигән сорауга дөрес җавап бирмәүчеләр дә бар. Бу – сораштырулар нәтиҗәсеннән ачыкланган факт. Ә бәйрәмнең асылы гади дә, шул ук вакытта тирән дә – ул милләтләр бердәмлеге белән көчле булуыбызны, тарихыбыз уртак булган кебек, илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен барыбызның да җаваплы булуын искә төшерә. Соңгы елларда барган вакыйгалар агышы моның шулай булуын тагын бер дәлилли.

Шулай да махсус операция тизрәк тәмамланып, тыныч һәм иртәгәсе көнгә өмет бирүче ышанычлы тормышка кайтырга иде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас