

Билгеле блогер Рөстәм һәм аның тормыш иптәше Индира ике кызлары янында бер ул алып кайтты.
Нәбиевларның гаиләсендәге шатлыклы вакыйга турында инде белми калучылар юктыр.
“2025 елның 11 июнендә 00:35 сәгатьтә синең гомер тарихың башланды.
Таныш булыгыз, Нәбиев Таир Рөстәм улы!
Авырлыгы – 3520 гр.
Буе – 51 см.
Безнең гаиләгә рәхим ит, улым.
Хәзер инде син безнең нәселне һәм легендар Нәбиевләр фамилиясен дәвам итәсең”, дип язган Рөстәм Нәбиев үзенең социаль челтәрләренә.
Сабый сәламәт һәм бәхетле булып, әти-әнинең тигез канаты астында үссен дип телибез.