

Бүген, 12 июньдә, Уфада республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 17 укучы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан беренче паспортларын алдылар.
– Иң элек сезне илебезнең төп бәйрәме – Русия көне белән котлыйм, – диде Радий Хәбиров. – Бүген сез бик мөһим документ – Русия Федерациясе гражданины паспортын аласыз. Бу – якты һәм шул ук вакытта җаваплы вакыйга. Бигрәк тә хәзер, патриотлык һәм җаваплылык мәсьәләләре аерым әһәмияткә ия булганда. Без катлаулы вакытта яшибез, ил махсус хәрби операция уздыра, һәм күп кенә сугышчылар анда катнаша. Кайсыберләрегезнең якыннары сугыша. Ә кемдер әтиләрен югалткан – аларга мәңгелек хәтер. Аларның батырлыгына лаеклы булу, геройларның гаиләләренә ярдәм итү – зур җаваплылык.
Чара вакытында төбәк җитәкчесе әтиләре махсус хәрби операциядән кайтмаган укучылар белән аралашты.
Тантана азагында ул балаларны үзенең эш бүлмәсенә чакырды. Радий Хәбиров киңәшмәләр өчен залларны, шәхси эш урынын күрсәтте, үзенең көндәлек эшчәнлеге турында сөйләде.
– Мин мәктәп укучыларын эш бүлмәмә беренче тапкыр гына чакырмыйм. Минем алар өчен ниндидер яхшылык эшлисем килә, бигрәк тә шундый мөһим көнне. Алар паспорт алганда бераз дулкынлана. Шуңа күрә кабинетны карасыннар, амбицияләре барлыкка килсен, – диде Радий Хәбиров. – Алар барысы да – яхшы укучылар, отличниклар, активистлар. Бу – аларның бәйрәме, һәм мин аның озакка истә калуын телим.
Балалар исә мондый вакыйга алар өчен зур сюрприз булуын әйттелләр. Ә республика җитәкчесенең нинди шартларда эшләвен күрүләре янә бер шатлык булуын сөйләделәр.