

Бүген, 12 июньдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Минск шәһәренең башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев белән очрашты. Ул Уфада Минск көннәрендә катнашу өчен Белоруссия делегациясен җитәкли.
Яклар халыкара хезмәттәшлекне ныгыту һәм яңа уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
– Без сезне республикабызда сәламләвебезгә бик шатбыз. Сезнең белән бергә Русия көнен һәм Башкортстан башкаласы көнен каршылыйбыз, – диде Радий Хәбиров. – Без Белоруссия белән икътисади, туристик һәм мәдәни хезмәттәшлек өлкәсендә нәтиҗәле эшлибез. Төбәкнең эре бизнесы һәм эшкуарлары Минскида һәм башка шәһәрләрдә үз эшчәнлекләрен үстерү белән кызыксыналар. Сезнең ярдәм белән бу инициативалар уңышлы тормышка ашар дип ышанам.
Владимир Кухарев республика халкын Русия көне һәм Уфа шәһәре көне белән котлады.
– Бүген Русия Федерациясе өчен истәлекле көн. Русиянең Минскидагы илчелеге шулай ук тантаналы чаралар оештыра. Ә шәһәр көненә багышланган бәйрәм программасында катнашу безгә Уфаның үсешен күрергә мөмкинлек бирде, – дип ассызыклады ул. – Сәфәр кысаларында бизнес-форум уздырдык, республика белән хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен билгеләдек. Беларусь территориясендә эшләргә теләгән Башкортстан эшкуарларына ярдәм итәргә әзербез.
Очрашуда Уфадан Минскига авиаэлемтәне алга таба үстерү, уңайлы шәһәр мохите булдыру һәм муниципаль дәрәҗәдә торак-коммуналь хуҗалык белән идарә итү тәҗрибәсе белән уртаклашу перспективалары каралды.
Владимир Кухарев яңа үсеш нокталарын һәм уртак проектларны булдыруны дәвам итү өчен Башкортстан делегациясен Минскига чакырды.