Яңалыклар
11 июнь 2025, 07:07

Телебашня Русия көне белән котлаячак

12 июньдә "Башкортстан Республикасы РТПЦ" РТРС филиалы Телебашняда Русия көне һәм Уфа шәһәре көне уңаеннан бәйрәм иллюминациясен кабызачак.

Телебашня Русия көне белән котлаячакТелебашня Русия көне белән котлаячак
Телебашня Русия көне белән котлаячак

12 июньдә "Башкортстан Республикасы РТПЦ" РТРС филиалы Телебашняда Русия көне һәм Уфа шәһәре көне уңаеннан бәйрәм иллюминациясен кабызачак.

Медиафасадта " 12 июнь - Русия көне белән!" дигән язу һәм Русия әләме, триколор төсендәге шарлар, Русия Федерациясе гербы, салют үренәчәк. Шулай ук курай, Салава Юлаев һәйкәле һзм Дуслык монументы фонында  "Туган көнең белән, Уфа!" кебек котлаулар барлыкка киләчәк.

Яктыртуның бәйрәм сценарие җирле вакыт белән 22.30 дан 24.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Останкино телебашнясы триколор төсләрендә котлау ролигын трансляцияләячәк. Акциядә шулай ук Благовещенск, Биробиджан, Братск, Брянск, Бөек Новгород, Воронеж, Иркутск, Калуга, Казан, Кострома, Кызыл, Майкоп, Махачкала, Мурманск, Нальчик, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Оренбург, Пенза, Пермь, Санкт-Петербург, Саранск, Сочи һәм башка шәһәрләрнең манаралары һәм мачталары катнаша.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас