

Бүген оператив киңәшмәдә республика хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Урал Кильсенбаев федераль дәүләт программасы кысаларында мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт барышы турында бәян итте.
Аның әйтүенчә, Башкортстанда 1 сентябрьгә 35 мәктәпне, 2 балалар бакчасын һәм 3 көллиятне яңартырга планлаштыралар. Бүгенге көндә ремонт эшләренә контрактлар төзелгән.
– Эшләрнең гомум суммасы якынча 2,2 миллиард сум тәшкил итә. Аларның зур өлеше – 1,9 миллиард сумы – федераль бюджет хисабына финанслана, – диде Урал Кильсенбаев.
Әмма барлык учреждениеләрдә дә ремонт эшләре график буенча алып барылмый, дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Ул муниципалитетлар башлыкларына һәм барлык җаваплы затларга моңа җитди игътибар бирергә кушты.
– Контроль идарәсе миңа бик тәфсилле доклад бирде. Эш темпы түбән булган объектлар бик күп. Бу киеренке хәл тудыра. Әгәр дә без берәр нәрсәне вакытында тапшырмасак, киләсе елга безгә федераль субсидияләр киселәчәк. Ә бу – безнең мәктәпләрне тәртипкә китерүнең бердәнбер мөмкинлеге. Бу – гадәттән тыш хәл, моңа юл куярга ярамый. Безнең бу акчаны югалтырга хакыбыз юк. Башкару 100 процент булырга тиеш, – дип кисәтте Радий Хәбиров.
Ул дүрт атна дәвамында ремонт эшләренең барышы турында тулы доклад ясарга кушты.
– 7нче июльдә район һәм шәһәр хакимиятләре башлыкларының докладларын тыңларбыз. Ни өчен өзеклек барганын башлыклар шәхсән аңлатсыннар, – диде төбәк җитәкчесе.
Урал Кильсенбаев сүзләренчә, бүген өч объект хәвеф зонасында тора. Алар – Бөредәге 8нче мәктәп һәм Нефтекамадагы 11нче һәм 15нче мәктәпләр. Бу объектлардагы төп кыенлыклар сметаны сыйфатсыз төзүгә бәйле.
Исегезгә төшерәбез, узган ел нәтиҗәләренә ярашлы, Башкортстан федераль акчалар җәлеп итү күләме буенча Идел буе федераль округы субъектлары арасында – 1нче урынны һәм Русия буенча – 3нче урынны, шулай ук ремонтланган объектлар саны буенча илдә 2нче урынны алды.
Дәүләт программасы гамәлдә булган өч ел эчендә республикада 137 мәктәп бинасы ремонтланган. Эшләр 45 район һәм шәһәрдә узды, чыгымнарның гомуи күләме 8 миллиард сумнан артып китте.
2025 елдан программа киңәйтелде: хәзер аңа мәктәпкәчә һәм урта һөнәри белем бирү объектлары дә керә.