Яңалыклар
8 июнь 2025, 11:36

«Әйдә уйнарга» хакында кунаклар менә нинди фикердә

Уфа шәһәренең Совет мәйданында узган «Әйдә уйнарга» уенчыклар форумы турында башка төбәкләрдән килүчеләр фикерләрен белдерделәр.

«Әйдә уйнарга» хакында кунаклар менә нинди фикердә«Әйдә уйнарга» хакында кунаклар менә нинди фикердә
«Әйдә уйнарга» хакында кунаклар менә нинди фикердә

— Чыгыш алдыннан мин рәтләр буйлап йөреп чыктым, кечкенә кызым өчен агач конструктор сатып алдым - алар бездә өстенлекле уенчыклар, һәм тагын үзем өчен резина пуля белән атучы пистолет алдым. Балачактан охшаш нәрсә турында хыялландым! Бу бәйрәм балачакка кайтара. Без, өлкәннәр, шатланырга бөтенләй оныттык диярлек. Ә балаларны гади әйберләр сокландыра: алар иртән уяна һәм яңа көнгә шатлана", — ди "ZAINETDIN" дигән популяр төркеме лидеры Заһир Зәйнетдинов.

— Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән оештырылган чарага башта күпләр ышанмады, ә хәзер бу — Русиядә меңнәрчә гаиләләр килә торган иң зур уенчыклар бәйрәме. Форум кысаларында без киңәшмә уздырдык, мондый уенчыклар күбрәк булсын, үз җитештерүчеләребезне белсеннәр, миллионлаган бала уйнаган зур милли брендлар барлыкка килсен өчен ничек эшләргә кирәклеге турында фикер алыштык. Без уенны киләчәк өчен алып барабыз, чөнки уеннар сәләт-мөмкинлекләрне үстерә. Конструкторлар белән мавыгучы балалар архитектор була, ә якыннарын уенчык пластырьлар һәм бинтлар белән «дәвалаучылар» иртәгә табиб булачак, — дип ассызыклады Балалар товарлары предприятиеләре һәм индустриясе ассоциациясе президенты Антонина Цицулина.

 — Бу Русиядә балалар товарлары индустриясен бер урында җыя торган бердәнбер форум, безнең казанышларны күрсәтә. Без дөрес юнәлештә барабыз, һәм хәзер безгә темпларны арттырырга кирәк — импортны алыштыру мәсьәләләре белән шөгыльләнергә, сыйфатлы продукция җитештерергә. Беренче «Айда играть» форумы белән чагыштырганда, бүген фестиваль бөтенләй яңа дәрәҗәгә чыкты, — диде  Түбән Новгород өлкәсенең Сәнәгать, сәүдә һәм эшкуарлык министры Максим Черкасов.

— Мондый фестивальләрне даими үткәрергә кирәк! Алар предприятиеләргә үз продукциясен тәкъдим итәргә һәм төбәкара элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек бирә. Башкортстан һәрвакыт бик кунакчыл, һәм Түбән Новгородлылар шатланып Уфага килә, — дип билгеләп үтте Түбән Новгород өлкәсе кластер үсеше үзәге җитәкчесе Сергей Рябов.

— Бүген узган фестиваль – бик мөһим. Ул индустрияне үстереп кенә калмый, ә һәр өлкәндә баланы уята, — дип сөйләде Антон Зорькин.

— Бик шәп атмосфера! Безнең чатырга олылар да, балалар да килә. Алар «Морской бой»да һәм башка уенчыкларда уйный. Без карыйбыз һәм уйлыйбыз: «файдалы булу бик рәхәт». Оештыручылар булдыралар, безне чакыруларына без бик шат, күп еллар дус булырбыз дип өметләнәм, — дип бәян итте Түбән Новгород өлкәсеннән «Акыллы мәйданчыклар» компаниясе директоры Наталья Субботина.

 

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

«Әйдә уйнарга» хакында кунаклар менә нинди фикердә
«Әйдә уйнарга» хакында кунаклар менә нинди фикердә
Автор:
Читайте нас