Яңалыклар
8 июнь 2025, 16:00

«Урал-батыр»ның күчермәсе Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшырдылар

Башкортстанның Милли музеенда «Урал-батыр» эпосының факсимиль күчермәсен Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшыру тантанасы булды.

«Урал-батыр»ның күчермәсе Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшырдылар«Урал-батыр»ның күчермәсе Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшырдылар
«Урал-батыр»ның күчермәсе Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшырдылар

Атаклы эпосның факсимиль басмасын тапшыру турындагы килешүгә Башкортстанның Милли музее директоры Рөстәм Исхаков һәм Евразия күчмә цивилизацияләр музее директоры Николай Григорьев кул куйдылар.

— Без хезмәттәшләребез белән мөхәммәтшә Бурангулов турында күптән мәгълүмат җыя идек. Ул эпосны сөйләүчеләр сүзләреннән язып алган. Визит-үзәккә килүчеләр бездән бу турыда еш сорыйлар иде, — дип сөйләде Николай Григорьев. — Шуңа күрә без республика җитәкчелегенә «Урал-батыр»ның факсимиль күчермәсе өчен бик рәхмәтле. Ул визит-үзәк экспозициясенең үзәк зоналарының берсендә урнашачак.

Исегезгә төшерәбез, «Урал-батыр» эпосы көнен Башкортстан Башлыгы инициативасы белән ел саен 8 июньдә уздырырга карар кылынды. Бу хакта Радий Хәбиров Уфада узган II Бөтенрусия башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары съездында игълан итте.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: «Республика Башкортстан» сайты.

«Урал-батыр»ның күчермәсе Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшырдылар
«Урал-батыр»ның күчермәсе Евразия күчмә цивилизацияләр музеена тапшырдылар
Автор:
Читайте нас