Яңалыклар
7 июнь 2025, 14:10

Уенчыклар — сәнгать әсәре

"Әйдә уйнарга" Бөтенрусия фестивалендә программа бик бай итеп төзелгән.

Уенчыклар — сәнгать әсәреУенчыклар — сәнгать әсәре
Уенчыклар — сәнгать әсәре

Җаның ни тели, шунда бара аласың, күзәтә, катнаша аласың. Ә балалар уен дөньясына чумган. Дөресрәге, уенчыклар дөньясына. Чөнки уйнар өчен уенчык кирәк. Фестивальнең дә иң күп санлы кунагы - ул уенчыклар. Һәм һәр килгән кеше уенчык павильоннары-чатырларына битараф кала алмый. Уенчыгы уенчык, мин шул уенчыкларны иҗат итүчеләр белән сөйләшеп алдым. 

— Декрет ялында өйдәмен, мавыгып киттем дә хәзер аерыла да алмыйм. Гаилә бюджетына да әзме-күпме өстәлә, — ди Уфадан курчаклар чигүче Инна.

Икенче әңгәмәдәшем — Екатерина Күмертаудан булып чыкты. Аның уенчыклары стандарт булмаган ситуациядә калган җәнлекләр икән. Шул халәтне тотып алып, жест, мимика, поза белән җәнлек образы ачылып китә. Менә йокыдан яңа гына торган аю. Чын аю кызыгырлык килеп чыккан бит!

Рәүф Идрисов. 

Уенчыклар — сәнгать әсәре
Уенчыклар — сәнгать әсәре
Автор:
Читайте нас