Яңалыклар
6 июнь 2025, 10:04

Хатын-кыз бәхете...

Ул нәрсәгә бәйле?

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Нәрсә ул хатын-кыз бәхете? Дөнья яралганнан бирле кешелек бу фәлсәфи сорауга җавап эзли. Әмма аңа төгәл генә җавап юк. Чөнки бәхетне һәркем үзенчә аңлый һәм кабул итә. Ләкин шунысы хак – үзеңне бәхетле итеп тою өчен кайчакта күп тә кирәкми: сәламәт булу, күңел тынычлыгы, игътибар һәм бер җылы сүз җитә.

Башкортстанда традициягә әйләнгән “Хатын-кыз бәхете биләмәсе” проекты нәкъ әнә шул юнәлешләрне исәпкә алып оештырыла да инде. Быел ул бишенче тапкыр үтә. Кичә-бүген Уфаның “Торатау” конгресс-холлында үтүче юбилейлы чара Бөтенрусия масштабында оештырылды. Анда тоташ ил буенча экспертлар, спикерлар һәм танылган хатын-кызлар җыелды. Һәм, әлбәттә, республиканың һәр районыннан гүзәл затлар очраша торган урын ул.

Чараның икенче көнендә дә бай эчтәлекле программа каралган. Лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, мастер-классларда үзең өчен файдалы мәгълүмат һәм киңәшләр алып булса, медицина белгечләре һәм психологлар консультацияләр үткән өстәлләр янында чиратлар тезелгән иде. Аларда өлкәннәр генә түгел, балалар өчен дә бушлай консультацияләр алып була. Ә иң нәни катнашучылар өчен “Балачак территориясе” оештырылган. Яшь әниләр, сабыйларын анда калдырып, үзләре тыныч күңел белән лекцияләрдә һәм башка чараларда катнаша алды. Ә ил башкаласыннан һәм башка шәһәрләрдән килгән билгеле белгечләр чыгыш ясаган түгәрәк өстәлләр, чынлап та, бик кызыклы һәм фәһемле иде.

Мәсәлән, “Хатын-кыз һәм балалар сәламәтлеген саклауда интегратив һәм превентив медицинаның роле” лекциясенең исеме бик фәнни яңгыраса да, медицина белгечләренең чыгышлары гади тыңлаучыны да җәлеп итте. Әйтик, метохондриаль медицина буенча табиб Егор Егоров гипокситерапиянең митохондрияләрне тергезүдә һәм пациентларның гомум хәлен яхшыртуда ничек ярдәм итә алуы турындагы белемнәре белән уртаклашты. Митохондрияләр – безнең күзәнәкләрнең “энергетик станцияләре”, алар организмда энергия җитештерү өчен җаваплы. Алар кешенең эшчәнлегендә генә түгел, ә органнарны һәм тукымаларны тергезү һәм регенерацияләү процессларында, шулай ук иммунитетның нормаль эшендә дә төп рольне уйный. Шуңа күрә митохондрияләрне тергезү пациентларны комплекслы реабилитацияләүнең аерылгысыз өлеше булып тора, диде табиб Егоров.

Чара кысаларында әйдәүче белгечләр хатын-кызларның һәм балаларның репродуктив системасы авыруларын кисәтү, диагностикалау һәм дәвалауның заманча алымнарын куллану, шулай ук медицина практикасына инновацион алымнарны кертү буенча өр-яңа тикшеренүләр һәм гамәли киңәшләр турында бәян иттеләр. Сөйләшүдә катлаулы клиник очракларны хәл итү мәсьәләсенә дә тукталдылар.

Бу көнне белгечләргә сораулар да күп бирелде. Һәркем үзенә кызыклы сорауларга белгечләрдән җаваплар алды. 

Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас