Яңалыклар
4 июнь 2025, 04:55

Башкортстан хатын-кызлары югары исемгә лаек булды

РФ Президенты Владимир Путин дәүләт исемнәре һәм бүләкләре бирү турындагы карарга кул куйган.

Башкортстан хатын-кызлары югары исемгә лаек булдыБашкортстан хатын-кызлары югары исемгә лаек булды
Башкортстан хатын-кызлары югары исемгә лаек булды

РФ Президенты Владимир Путин Башкортстанда яшәүче хатын-кызларга дәүләт исемнәре һәм бүләкләре бирү турындагы карарга кул куйган.

Уфа шәһәренең 153 санлы лицей укытучысы Лилия Адеева, Бөре шәһәренең 8 санлы мәктәбе укытучысы Людмила Егошина, Балтач районының Иске Балтач авылы 2 санлы мәктәбе укытучысы Фәйрүзә Шәрифьянова “РФ атказанган укытучысы” исеменә лаек булганнар.

Лука Крымский медале белән республика кардиология үзәге табибы Гүзәл Гомәрова бүләкләнгән.

“Герой-ана” исемен Равилә Таминдаровага тапшырганнар.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас