

Бүген Уфада «Китап-Байрам» ярминкәсендә Балаларны яклау көненә багышланган җыр флешмобы үткәрелде. Мәктәп укучылары һәм студентлар «Пусть всегда будет солнце» җырын җырладылар. Нигездә, бу вокал һәм хор студияләрендә тәрбияләнүчеләр.
- “Пусть всегда будет солнце” җыры - ул балачак символы. Анда дөньяның барлык халыклары өчен актуаль булган мәңгелек кыйммәтләр турында әйтелә. Без барыбыз да баш өстендә тыныч күк йөзен телибез, һәрвакыт кояш яктыртсын һәм безнең белән әти-әниләребез булсын, - диде флешмодбка кушылучылар.