

Законнар нигезендә штрафлар күләме:
Гражданнар өчен: 40 000 алып 50 000 сумга кадәр.
Вазифаи затлар өчен: 60 000 - 90 000 сумга тиклем.
Юридик затлар өчен: 600 000 алып 1 000 000 сумга кадәр.
Исегезгә төшерәбез, БР Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән агымдагы елның 26 маеннан 15 июненә кадәр Кирдәс, Күсем, Бурангол, Хәмит, Казмаш участок урманчылыкларының барлык кварталлары һәм бүлеп бирелгән территорияләрендә гражданнарның урманнарда булуы, шулай ук аларга транспорт чараларының керүе чикләнде. Шулай ук Баймак урманчылыгының Баймак , Иткүл, Крепостной, Сибай, Темәс, Юлук кишәрлек урманчылыклары, Асибар, Бельск, Бетер авылларының барлык кварталлары һәм бүлемнәре, Бөрҗән урманчылыгының Гаделгәрәй, Түбән Бельск, Нөгеш, Көньяк Үзән кишәрлек урманчылыкларында.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.