Яңалыклар
31 Май 2025, 08:40

Чемпионат җиңүчеләре билгеләнде

Уфада стратегия һәм бизнес белән идарә итү буенча чемпионатның төбәк этабына йомгак ясадылар.

Чемпионат җиңүчеләре билгеләндеЧемпионат җиңүчеләре билгеләнде
Чемпионат җиңүчеләре билгеләнде

Беренче урынны БР Икътисади үсеш министрлыгыннан "Формула роста" командасы алды. Вице-чемпион "Бизнес хатын-кызлары 2025" командасы булды. Призерлар өчлеген БР Үсеш корпорациясенең "Инвест-тәрәзә" командасы йомгаклады. Төбәк финалы Президент академиясе һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан стратегик инициативалар агентлыгы ярдәмендә оештырылды. Җиңүче команда һәм вице-чемпион чемпионатның милли финалында төбәк исеменнән чыгыш ясаячак.

РФ Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә институты директоры урынбасары Вячеслав Шоптенко билгеләп үткәнчә, Башкортостан инде бишенче тапкыр чемпионатның төбәк этабын уздыра. Узган ел республика башкаласы Уфа — тарихта иң зур милли турнир финалын кабул итте. Уфаның вузара студентлар кампусы мәйданчыгында сигез команда стратегик идарә итү күнекмәләрен үзләштерде. Өч турда җиңү өчен кече һәм урта бизнес җитәкчеләре, эре компанияләрнең топ-менеджерлары, шулай ук Уфа югары уку йортлары хезмәткәрләре һәм эшлекле берләшмәләр вәкилләре көрәште.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Хөкүмәте порталы.

Чемпионат җиңүчеләре билгеләнде
Чемпионат җиңүчеләре билгеләнде
Автор:
Читайте нас