

Ленин исемендәге паркта Александр Матросов һәйкәле янында маньчжур чикләвеге үсә.
Уфаның “Горзеленхоз” оешмасыннан хәбәр итүләренчә, чикләвеккә – ким дигәндә 20 елдан артык. Аны шушы оешма хезмәткәрләре утырткан, утырту вакытында агачның озынлыгы нибары 40 см булган. Агач паркның үзенчәлеге булып тора. Әйтүләренчә, күп кешеләр паркка маньчжур чикләвеген күрергә һәм аның белән фотога төшәргә килә, шуңа бу экзотик агачны саклау мөһим.
Шул ук вакытта Уфаның тагын берничә паркында да маньчжур чикләвеге утыртылган.
Уфа дендрологы Михаил Суханов аңлатканча, манчьжур чикләвеге – парк агачы, аның җимешләре ашарга яраклы, агулы түгел, әмма чикләвек төшләре бик кечкенә. Агач әстерхан чикләвегенең туганы булып тора.
Шулай ук паркта көмеш тирәк – декоратив парк агачы үсә. Аңа якынча 40 яшь. Аны Михаил Суханов Германиядән алып кайткан, 2004 елда “Горзеленхоз” хезмәткәрләре утырткан.