Яңалыклар
29 Мая 2025, 08:23

“Әни булу – катлаулы эш һәм зур бәхет”

Башкортстанда “Ана даны” медаленә лаек булучылар исемлеге тагын 50 хатын-кызга артты.

Башкортстанда “Ана даны” медаленә лаек булучылар исемлеге тагын 50 хатын-кызга артты. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күп балалы хатын-кызларны бүләкләү турындагы указга кул куйды.

Почет билгесен Әлшәй, Баймак, Белорет, Бишбүләк, Благовещен, Бүздәк, Бөрҗән, Гафури, Дәүләкән, Зианчура, Илеш, Ишембай, Караидел, Кырмыскалы, Күгәрчен, Кушнаренко, Мәчетле, Мишкә, Миякә, Салават, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Уфа, Хәйбулла, Чакмагыш, Чишмә районнары, шулай ук Күмертау һәм Уфа шәһәрләрендә яшәүче хатын-кызлар алачак.

“Әни булу – катлаулы эш һәм зур бәхет. Башкортстанның һәр әнисенә баш иябез”, – ди төбәк җитәкчесе.

“Ана даны” медале – республиканың киләчәген үстерүче әниләрнең көндәлек хезмәтләрен тану билгесе. Ул биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче хатын-кызларга бирелә.

Бүген республикада 59 мең күп балалы гаилә яши. Бу – Идел буе федераль округында иң югары күрсәткеч.

Фотода: Куергазыдан Абдуллиннар гаиләсе. Алар 4 ул һәм 6 кыз тәрбияли. Фаягөл Фаил кызы – “Ана даны” медале иясе. Ә Владимир Путин аңа “Герой Ана” исемен бирү турындагы указга кул куйган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас