Яңалыклар
29 Май 2025, 08:54

“Китап бәйрәме”ндә Кадим Аралбайның яңа китабы тәкъдим ителәчәк

Чара 30нчы майда 15.30 сәгатьтә икенче чатырда узачак.

https://belprost.ru/https://belprost.ru/
https://belprost.ru/

III Халыкара китап ярминкәсе кысаларында Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбайның “Седые ковыли” дигән яңа китабын тәкъдир итү булачак.

Чара 30нчы майда 15.30 сәгатьтә икенче чатырда узачак. Презентациядә шигырьләр яңгыраячак, автор белән аралашырга, сораулар бирергә, автограф алырга мөмкин булачак.

Китап шушы көннәрдә Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында дөнья күргән. Анда Кадим Аралбайның рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре һәм поэмалары тупланган. Тәрҗемәчеләр арасында Дим Дәминов, Газыйм Шәфыйков, Анатолий Майоров һәм башкалар, шулай ук яңа гына тәрҗемә итә башлаучылар – шагыйрьнең кызы Ләйлә Аралбаева һәм туган сеңлесе Гүзәл Мөкминова бар.

– Минем өчен бу – күптәннән көтелгән китап, яшь автор кебек сөенәм, – ди язучы. – Бу минем рус телендәге икенче китабым, ә “Гонец” исемле  беренче җыентык 40 ел элек 1983 елда басылып чыкты. Алар арасында башкорт телендә бик күп китаплар чыкты, ә рус телендәге китапка чират һич тә барып җитмәде. Китаптан беркайчан да аерылмагыз, китап укучы үзен тормышта ышанычлырак, кыюрак, кызыклырак кеше итеп хис итә.

Кадим Абдулгалим улы Аралбаев (1941 елда туган) – башкорт шагыйре, прозаик, публицист, редактор, педагог, Башкортстанның халык шагыйре, атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

Китапны Ленин урамында, нәшриятның яңа кибетендә сатып алырга мөмкин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас