

Уфада 30 майда Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына бастырылган китаплар тәкъдир ителәчәк.
Презентация барышында берничә җыентык белән танышып булачак. Башкортстан халкы борынгы заманнардан ук үзенең батырлыгы һәм кыюлыгы белән дан тота. Авыр вакытларда ул һәрвакыт үз илен дошманнарыннан саклап, яклап торды. 80 ел элек дөньяны фашизмнан коткарган совет солдатларының батырлыгы бүген дә яшәвен дәвам итә, диләр нәшриятта.
“Дорогами героев” җыентыгына (аудиоязма белән) фронтовик язучыларның, шулай ук 1812 елгы Ватан сугышы, Бөек Ватан сугышы, локаль конфликтлар һәм махсус хәрби операция барышында безнең солдатларның күрсәткән батырлыкларын тасвирлаган башка авторларның әсәрләре кергән.
Ризван Хаҗиевның “Помнят высокие Татры” китабында Бөек Ватан сугышы чорындагы реаль вакыйгалар һәм башкорт разведчигы Вафа Әхмәдуллин язмышы турында сөйләнелә.
Фатих Кәримнең “Җиңү җыры” җыентыгына ике югары хәрби орден белән бүләкләнгән һәм җиңүгә аз гына калганда һәлак булган фронтовик шагыйрьнең шигырьләре тупланган
“Фронт реликвияләре” җыентыгының нигезен 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең хатлары, шулай ук Башкортстанның Милли архивында сакланган истәлекләр тәшкил итә.
Зәйнәп Биишеваның “Партизан малай” китабында ике егетнең – белорус укытучысының улы Павлоның һәм башкорт хәрби хезмәткәренең улы Ирекнең сугышчан дуслыгы турында сөйләнелә.
Зөһрә Котлыгилдинаның “Без – сугыш балалары” китабында сугыш балаларының сүзләреннән кыйммәтле мәгълүматлар – балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән йөздән артык кешенең истәлекләре тупланган, дип хәбәр итә “Бельские просторы” басмасы.