Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 Май 2025, 13:38

“Китап бәйрәме”ндә “Белем” дә булачак

Мәгърифәтчелек мәйданчыгын күрми китмәгез. 

https://mgazeta.com
https://mgazeta.com

Уфада “Китап бәйрәме” ярминкәсендә “Белем” җәмгыяте 30 майдан 1 июньгә кадәр 11нче чатырда (Сәнгать академиясе белән янәшә) бай эчтәлекле “Белем.Лекторий” программасын әзерли.

Төрле яшьтәге кунакларны мавыктыргыч һәм технологик чаралар көтә. Алар – беренче ярдәмне өйрәтү өчен VR-күзлек, ясалма акылны көндәлек тормышта һәм шәхси бренд булдыру өчен куллану буенча мастер-класслар, Эрмитаж, Пушкин музее, Мариин театры һәм Щукин институты буенча виртуаль сәяхәтләр, шулай ук “Китап детективы” кебек интеллектуаль квизлар һәм әдәбият аша психологияне тикшерүләр.

Программада “ДНК России” циклыннан һәм Җиңүнең 80 еллыгына фильмнар күрсәтү, заманча яшьләр, Башкортстанның иҗат династияләре һәм нейрочелтәрләрне кулга ияләштерү турында лекцияләр карала.

Бу бушлай мәгърифәтчелек мәйданчыгы мәктәп укучыларына, студентларга, ата-аналарга һәм фән, тарих, мәдәният һәм технологияләр белән мавыгучыларга кызыклы булачак.

Катнашу бушлай, ләкин сылтама буенча алдан теркәлү кирәк.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас