Яңалыклар
23 Май 2025, 07:07

Уфада 11 пляж ачыла

Уфа хакимияты оператив киңәшмәдә шәһәрне рәсми пляжлар ачылуга әзерләү турында фикер алыштылар.

Уфада 11 пляж ачылаУфада 11 пляж ачыла
Уфада 11 пляж ачыла

Быел 11 рәсми пляж ачылачак:

Агыйдел елгасы буенда – "Кояшлы", "Водник", "Ак-Яр Затон" һәм "Ак-Яр Нижегородка";

Уфа елгасы ярында – "Комлы", "Кояш яры" һәм "Сипайловское Сочи";

Матур күлдә – "Матур алан";

Җылы күлдә – "Райский берег" һәм "Гольфстрим";

Кашкадан күле янәшәсендә – "Кашкадан".

Хәзер әзерлек эшләре дәвам итә, диләр. 22 майда, пляжларның торышын комиссион тикшерү булган, 27 майда исә Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча шәһәр Комиссиясенең коену сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча утырышын үткәрү планлаштырыла.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: "Башинформ".

Уфада 11 пляж ачыла
Уфада 11 пляж ачыла
Автор:
Читайте нас