Яңалыклар
22 Май 2025, 06:14

Салават Юлаев һәйкәле реставрация көтә

21 майда Республика Йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Сәнгать академиясе президенты Василий Церетели белән очрашты. Алар Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Салават Юлаев һәйкәле реставрация көтәСалават Юлаев һәйкәле реставрация көтә
Салават Юлаев һәйкәле реставрация көтә

21 майда Республика Йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Сәнгать академиясе президенты Василий Церетели белән очрашты. Алар Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Радий Хәбиров Василий Церетелине абруйлы оешма җитәкчесе вазыйфасына билгеләнүе белән котлады һәм Башкортстанның нәтиҗәле хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте.

– Күпмилләтле республикабызның бай мәдәни традицияләре бар. Билгеле бер тарихи дәвамлылык бар, – диде төбәк җитәкчесе. – Салават Юлаев һәйкәле – безнең үзенчәлекле истәлекле урыныбыз. Бу үзенә күрә символ, халык җаны. Ул безнең гербта да сурәтләнгән. Монумент авария хәлендә, һәм аның язмышы зур борчу тудыра. Без катлаулы дискуссияләр, фикер алышулар уздырдык һәм җәмгыятьне скульптураның реставрациягә мохтаҗ булуына ышандырдык. Техник экспертиза әзер, якындагы планнарда — эшләргә рөхсәт алу. Махсус комиссия җәмәгать күзәтчелеген башкарачак. Безгә ярдәм итүегез өчен рәхмәтлебез, һәйкәлне реконструкцияләүдә сезнең турыдан-туры катнашуыгызга өметләнәбез. Сезнең компетенциягез һәм тәҗрибәгез безнең өчен бик мөһим.

Василий Церетели ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт әйтте һәм Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләүгә Русия Сәнгать академиясенең иң яхшы белгечләрен җәлеп итәчәген билгеләп үтте.

– Бу җаваплы эш. Безнең зур тәҗрибәбез бар, катлаулы проектлар башкардык. Һәм бу мәдәни мирас объектына бик җаваплы карыйбыз, барысын да югары дәрәҗәдә башкарачакбыз. Бу байлык гасырларга сакланырга тиеш. Ассызыклыйм, барлык эшләр дә республикада узачак, скульптураны ерак алып бармаячакбыз, –диде ул.

Русия Сәнгать академиясе президенты Василий Церетели һәм Русиянең атказанган архитекторы Александр Мирианашвили Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү эшләре турында сөйләделәр.

– Реставрация – ул катлаулы процесс. Караганда без статуяның чуен өлешендәге җәрәхәтләрне күрдек. Скульптура композициясенең эчке эчтәлеген тикшерүләр корыч конструкциянең, беркетү төеннәренең ярыкларын һәм зарарлануларын ачыклаган. Болар барысы да җентекле реконструкция таләп итә, – ди Александр Мирианашвили.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас