Яңалыклар
19 Май 2025, 09:36

Ярминкәгә рәхим итегез!

Башкортстанда эшкә урнаштыру бөтенрусия ярминкәсенең федераль этабы үтәчәк.

Ярминкәгә рәхим итегез!Ярминкәгә рәхим итегез!
Ярминкәгә рәхим итегез!

 

2025 елның 27 июнендә Башкортстан шәһәр һәм районнарында “Работа России. Время возможностей” бөтенрусия эшкә урнаштыру ярминкәсенең һәм “ПрофФест” абруйлы һөнәрләр фестиваленең федераль этаплары үтәчәк.

Чаралар предприятиеләрдәге кадрлар белән булган кытлыкны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, яшьләргә эшкә урнашу өчен мөмкинлекләр ачылачак. Ярминкәдә катнашучылар республиканың алдынгы предприятиеләрендәге һөнәрләр белән таныша алачак. Ярминкәгә килүчеләрне төрле мастер-класслар, уеннар, профдиагностикалар көтә.

Ярминкәнең төбәк этабы 18 апрельдә үтте. Анда 29,8 мең кеше җыелды һәм аларга 900 эш бирүче 15,8 мең эш тәкъдим итте. Ул вакансияләр “Работа России” платформасына куелган.

Ярминкәнең федераль этабында катнашыр өчен 20 майга кадәр гариза бирергә кирәк.

Чыганак: mgazeta.com

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас