Яңалыклар
19 Май 2025, 15:05

«Полиметалл» Сибай тау-баектыру комбинаты эшен яңарта

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Полиметалл» һәм «Учалы ГОК» компанияләре вәкилләре белән очрашты. Сөйләшүләр барышында компанияләрнең инвестицион планнары һәм Сибай шәһәрен үстерү мәсьәләләре каралды.

«Полиметалл» Сибай тау-баектыру комбинаты эшен яңарта«Полиметалл» Сибай тау-баектыру комбинаты эшен яңарта
«Полиметалл» Сибай тау-баектыру комбинаты эшен яңарта

Агымдагы елда «Полиметалл» «Учалы ГОК»тан Сибай тау-баектыру комбинаты активларын сатып алып, җитештерүне модернизацияләргә ниятли. Радий Хәбиров компаниянең республика сәнәгатен үстерү теләген билгеләп үтте. Премьер-министр Андрей Назаров Сибай комбинатының яңа инвестор белән икенче "сулышка" ия булуын әйтте. Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре дә игътибарда булачак.

«Полиметалл» Урал филиалы директоры Андрей Новиков комбинатны яңарту, урындагы белгечләрне эшкә җәлеп итү турында сөйләде. Сибай мэры Сергей Озерцов проектның шәһәр өчен әһәмиятен ассызыклап, якынча 500 яңа эш урыны булдыру планлаштырылуын хәбәр итте.

Шулай ук «Полиметалл» һәм Сибай шәһәре хакимияте социаль-икътисади хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас