

Беренче майда “Коррупциягә каршы бергә!” дип исемләнгән халыкара яшьләр конкурсы старт алды. Аны РФ Генераль прокуратурасы оештырды.
Өч яшь категориясендә (10-15 яшь, 16-20 яшь һәм 21-25 яшь) коррупциягә каршы социаль реклама әзерләргә тәкъдим ителгән. “Иң яхшы плакат”, “Иң яхшы рәсем” һәм “Иң яхшы видеоролик” номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләячәкләр.
Эшләр конкурсның рәсми сайтында – www.anticorruption.life – 2025 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурска Халыкара коррупция белән көрәш көне уңаеннан 9 декабрьдә йомгак ясалачак.
Федераль ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, әлеге вакытта 243 эш кабул иткәннәр.
Конкурсның шартлары турында киңрәк сайттан укырга була.
Фото: vk.com/genprocrf.