Яңалыклар
18 Май 2025, 16:59

Иртәгә яшенле яңгыр көтелә

Гадәттән тыш хәл буенча БР Дәүләт комитеты, Башгидрометүзәк мәгълүматларына сылтама ясап, дүшәмбе, 19 майда, Башкортстан территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә, дип хәбәр итә.

Иртәгә яшенле яңгыр көтеләИртәгә яшенле яңгыр көтелә
Иртәгә яшенле яңгыр көтелә

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан төнлә 2-7 м/с, көндез 8-13 м/с.һава температурасы төнлә +8,+13°, көнчыгышта +3°, көндез +18,+23°. Юлларда күрү мөмкинлеге яхшы.

Уфада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан төнлә 2-7 м/с, көндез 8-13 м/с.һава температурасы төнлә +10,+12°, көндез +21,+23°.

 

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Иртәгә яшенле яңгыр көтелә
Иртәгә яшенле яңгыр көтелә
Автор:
Читайте нас