Яңалыклар
17 Май 2025, 17:58

Прокуратура ришвәтчелеккә каршы бәйге игълан иткән

Беренче майда «Ришвәтчелеккә каршы бергәләп!» Халыкара яшьләр социаль рекламасы конкурсы старт алган. Ул Русия Федерациясенең Генераль прокуратурасы тарафыннан оештырылган.

Прокуратура ришвәтчелеккә каршы бәйге игълан иткәнПрокуратура ришвәтчелеккә каршы бәйге игълан иткән
Прокуратура ришвәтчелеккә каршы бәйге игълан иткән

Өч яшь төркеме конкурсантларына (10-15 яшь, 16-20 яшь һәм 21-25 яшь) — 3 номинация буенча ришвәтчелеккә каршы социаль реклама әзерләргә тәкъдим ителә: «Иң яхшы плакат», «Иң яхшы рәсем», «Иң яхшы видеоролик».

Эшләр 2025 елның 1 октябренә кадәр конкурсының рәсми сайтында кабул ителә. Нәтиҗәләр ясау, җиңүчеләрне һәм призёрларны игълан итү ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көнендә булачак.

Федераль күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә бәйгегә инде  243 эш килеп тә өлгергән инде. Конкурсны үткәрү кагыйдәләре, катнашу шартлары һәм бәяләү критерийлары турында тулырак мәгълүматны бәйгенең сайтында табу мөмкин: www.anticorruption.life.

 

Чыганак: «Республика Башкортостан» газетасы сайты.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Прокуратура ришвәтчелеккә каршы бәйге игълан иткән
Прокуратура ришвәтчелеккә каршы бәйге игълан иткән
Автор:
Читайте нас