Яңалыклар
16 Май 2025, 06:38

Республикада федераль судьялар тәгаенләнде

Документ хокук мәгълүматының рәсми порталында дөнья күрде.

Республикада федераль судьялар тәгаенләндеРеспубликада федераль судьялар тәгаенләнде
Республикада федераль судьялар тәгаенләнде

Русия президенты Владимир Путин Башкортстанда федераль судьяларны тәгаенләү турындагы указга кул куйды. Документ хокук мәгълүматының рәсми порталында дөнья күрде.
Документка ярашлы, 6 еллык срокка Нефтекама шәһәр суды рәисе итеп Вильмир Хөснетдинов, Нефтекама шәһәр суды рәисе урынбасары итеп Алексей Окишев, Стәрлетамак шәһәр суды рәисе урынбасары итеп - Филүс Кәримов, Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы суды рәисе урынбасары итеп Тимур Хәсәнов тәгаенләнде.
Дүртөйле район суды судьясы итеп - Юлия Коробко; Сибай кала суды судьясы итеп - Роман Микрюков; Уфа шәһәренең Киров районы суды судьясы итеп - Кристина Гәрәева; Уфа шәһәренең Ленин районы суды судьясы итеп Резеда Шәйсолтанова билгеләнде.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас