Яңалыклар
16 Май 2025, 10:52

Радий Хәбиров яшь галимнәр белән очрашты

Төбәктә 4,5 мең тикшеренүчеләрнең 2,5 меңе - 39 яшькә кадәрле яшьләр.

Радий Хәбиров яшь галимнәр белән очраштыРадий Хәбиров яшь галимнәр белән очрашты
Радий Хәбиров яшь галимнәр белән очрашты

Бүген Радий Хәбиров республика яшь галимнәр форумы катнашучылары белән очрашты. Ул үзенең чыгышында Башкортстандагы фәнни-белем бирү мохитен ныгытудагы төп юнәлешләр турында сөйләде.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, моннан берничә ел элек меңнәрчә яшьләребезнең башка төбәкләргә китеп һөнәри белем алырга китү күренешен төптән үзгәртү кирәк булды. Моның өчен фәнни-белем бирү инфраструктурасын үзгәртү мөһимлеге алгы планга килеп басты. Иң беренче амбициоз проект - дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-белем бирү үзәге. Федераль дәрәҗәдә сайлап алу турын үткәч, Башкортстан аны төзү хокукына ия булды. Вузларыбызның "Приоритет-2030" стратегик академик лидерлык программасында катнашуы - бу юнәлештәге эшнең икенче мөһим этабы. Әлеге программа университетларның гыйльми-белем бирү базасын ныгытуга федераль акчаларны җәлеп итүне күзаллый. Бүгенге көндә ул программада УДНТУ, БДМУ, БДАУ, УУНиТ катнаша. Арытаба Башкортстан заманча студентлар кампусы төзүгә федераль ярдәм алган беренче 8 төбәк арасына керде.
Евразия гыйльми белем бирү үзәгенең Вузара кампусының беренче чираты файдалануга 2024 ел башында тапшырылды. Бүгенге көннәрдә андагы биналарның төп комплексы төзелеше бара - ул 120 мең квадрат метр мәйданны алачак. Бу исә заманча белем бирү һәм иҗат итү киңлекләре белән бергә 4,5 мең студентны торак белән тәэмин итү мөмкинлеген бирә. Тагын бер зур бурыч - яшь галимнәргә ярдәм күрсәтү чараларын формалаштыру. Чөнки төбәктә 4,5 мең тикшеренүчеләрнең 2,5 меңе - 39 яшькә кадәрле яшьләр.
Соңгы 4 елда республика фән үсешенә 900 млн. сум бүлгән. Бу - тикшеренүләр эшчәнлеге алып баруларга грант ярдәме, заманча лабораторияләр булдыру, илнең әйдәүче вузларында яшь галимнәрнең стажировкасын оештыру һәм аларның торак шартларын яхшырту. Республика арытаба да ярдәм күләмен арттыруны күзаллый. Бүген исә яшьләр Башкортстанга килеп белем алу, карьера төзү белән кызыксына. "Без сезгә, яшь галимнәргә, зур хөрмәт һәм ышаныч белән карыйбыз, чөнки нәкъ менә сез тиздән республиканы һәм илне алга алып барачаксыз", -диде Радий Фәрит улы.

Фото: "Башинформ" .

Радий Хәбиров яшь галимнәр белән очрашты
Радий Хәбиров яшь галимнәр белән очрашты
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас