Яңалыклар
15 Май 2025, 19:14

500 меңнән артык кеше төзекләндерү өчен тавыш биргән

Тавыш бирергә әле дә соң түгел. 

https://house.bashkortostan.ruhttps://house.bashkortostan.ru
https://house.bashkortostan.ru

Башкортстанда яшәүче 500 меңнән артык кеше төзекләндерү өчен тавыш биргән.

Безнең республикада яшәүче 500 меңнән артык кеше 2026 елда “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы буенча төзекләндерергә тиешле территорияләр өчен тавыш биргән. Бу хакта республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Мәчетле, Күгәрчен, Краснокама, Бүздәк, Ишембай, Салават, Әбҗәлил, Иглин, Дүртөйле, Стәрлебаш районнары, шулай ук Уфаның Ленин һәм Октябрь районнары халкы аеруча активлык күрсәтә.

Тавышны 2025 елның 12 июненә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында бирергә була: clck.ru/3LZhN6

Тавыш бирүдә республиканың 14 яшьтән өлкәнрәк барлык халкы катнаша ала. Тавышны бер генә тапкыр бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, проектларны сайлап алу буенча тавыш бирү инде бишенче мәртәбә уздырыла. 2019 елдан “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы буенча Русиядә барлыгы 72,5 меңнән артык иҗтимагый киңлек төзекләндерелде. Шул исәптән 31,5 меңнән артык парк җирле халык һәм туристлар өчен яңа тарту нокталарына әверелде.

Башкортстанда 806 территория үзгәртеп корылды. Быел төзекләндерү өчен 241 объект тавыш бирүгә чыгарылган, шулардан 159ы сайланачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас