Яңалыклар
15 Май 2025, 09:01

Дропперларга каршы яңача көрәш башлады

Дропперларга каршы көрәшнең яңа чарасы нидән гыйбарәт?

Русиядә дропперларга каршы көрәшнең яңа чарасы эшли башлады.

Урланган акчаларны үзләренең банк исәпләре аша мошенникларга күчерергә яки акчага әйләндерергә ярдәм итүчеләрне дропперлар дип атыйлар.

– 15 майдан дропперлар үзләренә һәм башка кешеләргә аена 100 мең сумнан артык акча күчерә алмыйлар, – ди Русия Банкының Башкортстан буенча бүлеге эксперты Рамил Насыйбуллин.

Аның аңлатуынча, дропперлар турындагы белешмәләр Русия Банкының мәгълүмат базасында туплана һәм коммерция банкларына тапшырыла. Коммерция банклары бу клиентларга акча күчерүләрне чикләргә хокуклы. Һәм, әгәр мондый мәгълүмат Русия Банкына хокук саклау органнарыннан килгән булса, картага һәм банк хезмәтләренә онлайн-керүгә тыю куярга тиешләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас