

14 майда Уфаның “Ватан” паркында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Дуслык” кубогына һәм “Алтын штурм” призына янгын сүндерү-коткару спорты буенча X халыкара ярышларны ачу тантанасында катнашты. Турнир республика башкаласында икенче тапкыр старт алды һәм Русия, Беларусь, Үзбәкстан, Казахстан, Камерун, Согуд Гарәбстаны, Чехия һәм Австриядән 90 спортчыны берләштерде.
Ярышлар башланыр алдыннан Радий Хәбиров заманча янгын сүндерү һәм авария-коткару техникасы үрнәкләре күргәзмәсен карады. Ул катнашучыларны халыкара ярышлар ачылу белән котлады, спортчыларга уңышлы стартлар һәм лаеклы җиңүләр теләде.
– 2022 елда Уфа янгын сүндерү-коткару спорты буенча халыкара ярышларны кабул итте һәм федераль дәрәҗәдә югары бәя алды. Без сезне кунакчыл Башкортстан җирендә күрүебезгә бик шатбыз. Бүген гадел көрәштә иң яхшыларның иң яхшылары үзләренең осталыкларын, чыдамлыкларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәтерләр дип ышанам, – диде Радий Хәбиров.
Аннары төбәк җитәкчесе һәм ярышларның мөхтәрәм кунаклары ир-атлар һәм хатын-кызларның штурм баскычыннан менү ярышларын карадылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 15-17 май көннәрендә Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәге мәйданчыгында спортчылар 100 метрлы каршылыклар полосасында, янгын сүндерү эстафетасында һәм сугышчан тизлекне арттыруда үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр.
– Бу – чын ир-егетләр спорты, гәрчә монда кызлар да ярыша. Аны республикада популярлаштырачакбыз, – диде төбәк җитәкчесе. – Гомумән алганда, бу – гадәттән тыш хәлләр өчен яхшы белгечләр әзерләү мөмкинлеге.