

Сабантуйлар чоры якынлаша. Бу уңайдан Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында сабантуйлар уздыру графигы билгеле булды – Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2025 елда “Сабантуй” халык бәйрәмен уздыру турындагы указга кул куйды.
Төбәк җитәкчесе указы нигезендә, республикада сабантуйлар түбәндәге даталарда узачак:
31 майда – Авыргазы, Бишбүләк, Зилаер, Бөрҗән, Кырмыскалы, Күгәрчен, Стәрлетамак, Калтасы, Яңавыл һәм Чишмә районнарында;
6 июньдә – Зианчура, Нуриман һәм Хәйбулла районнарында;
7 июньдә – Әбҗәлил, Архангель, Аскын, Бакалы, Баймак, Бөре, Дүртөйле, Ярмәкәй, Караидел, Кушнаренко, Мәләвез, Миякә, Стәрлебаш, Уфа, Чакмагыш районнарында;
12 июньдә – Әлшәй, Балтач, Бәләбәй, Балакатай, Благовар, Благовещен, Борай, Дәүләкән, Дуван, Иглин, Илеш, Кыйгы, Краснокама, Мәчетле, Тәтешле, Учалы, Федоровка һәм Шаран районнарында;
14 июньдә – Туймазы, Салават, Бүздәк һәм Мишкә районнарында;
20 июньдә – Куергазы районында;
21 июньдә – Гафури һәм Ишембай районнарында;
19 июльдә – Белорет районында.