

Стәрлетамак шәһәре хакимияте белгече “Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумына мәктәпләрдә VR-сәламәтлек дәресләре уздыру идеясен тәкъдим иткән.
Форум статистикасына күз салсаң, барлык биш юнәлеш буенча Русия төбәкләреннән 14 меңнән артык проект һәм тәкъдим килгән. Аларның һәр унынчысы сәламәт яшәү рәвеше темасына кагыла. Бу юнәлештә иң актив төбәкләр дип Самара өлкәсен, Башкортстан республикасын, Саратов, Түбәнге Новгород һәм Ульяновск өлкәләрен атарга була, дигән оештыручылар.
Авторлар авылларда спорт мәйданчыклары төзүдән алып яшүсмерләрне кызыксындыру өчен мобиль кушымталарга һәм вейпингка каршы квестларга кадәр тәкъдим итә.
Әйтик, Стәрлетамак шәһәре хакимияте белгече мәктәпләрдә VR-сәламәтлек дәресләре уздыру идеясен тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, мәктәпләрдә беренче ярдәм виртуаль тренажерлары, генетик тестлар һәм гаиләләр өчен челленджлар белән “Сәламәтлек нигезләре” дәресен кертергә кирәк. Бу балачактан ук сәламәт тормыш алып баруга кызыксыну уятачак һәм медицинага чыгымнарны киметәчәк, ди автор.
Форумда катнашу өчен гаризаларны 15 майга кадәр идея.росконгресс.рф крауд-платформасында бирергә мөмкин. Моның өчен платформада теркәлергә һәм кирәкле номинацияне сайларга кирәк.