

Вузара кампусның Уфа дәүләт нефть-техник университетының импортны алмаштыра торган проекты Мәскәүдә Инноваторлар академиясе җиңүчеләре рәтенә керде.
Уфа галимнәре, тоташ Русиядән 7000 дәгъвачыны узып, икенче урынны алды. 300 мең сумлык приз нефть, фармацевтика һәм химия тармагы өчен матдәләр эшләү һәм импортны алмаштыру белән шөгыльләнүче “Микрофлюидика” җәмгыяте проектын үстерүгә тотылачак.
– Башкортстан тармак фәне, фәнни мәктәпләре, үз белгечләре, илдә танылган һөнәри әзерлек системасы белән көчле. Безнең төбәктә 450дән артык оешма инновацион эшчәнлек алып бара, – ди Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры – сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
“Микрофлюидика” җәмгыяте фармацевтика һәм нефть химиясендә, микроэлектрон һәм аккумулятор тармаклар өчен эшләнмәләр җитештерә торган универсаль эреткечне синтезлау технологияләрен эшләүдә махсуслаша.
– Безнең проектка ышаныч һәм аны тормышка ашыру мөмкинлеге биргән өчен Стартап-студиягә һәм вузара кампуска рәхмәтлебез. Безнең тарафтан эшләнгән махсуслаштырылган химик матдәләр Русия предприятиеләренә импортка бәйлелекне һәм җитештерү чыгымнарын киметергә, хәвефсезлекне арттырырга ярдәм итәчәк, – ди “Микрофлюидика” генераль директоры Валентин Ершов.