Яңалыклар
5 Май 2025, 13:27

Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт

5 майда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе һәм Башкортстан Рсепубликасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.  

Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәтНамуслы хезмәтегез өчен рәхмәт
Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт

Төбәктә яшәүче 65 кешенең һөнәри казанышлары орденнар, медальләр, исемнәр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

- Без сезнең белән бу май көннәрендә очрашабыз, Яз һәм Хезмәт бәйрәмен һәм безнең барыбыз өчен дә мөһим Бөек Җиңү көнен – илебез халкының күп буыннары өчен иң кадерле һәм әһәмиятле көнен билгеләп үтәбез.

Бу көннәрдә безне данлыклы традицияләр, ветераннарыбызның һәм Ватаныбыз хакына намуслы хезмәт иткән, аны яклаган барлык кешеләрнең хәрби һәм хезмәт батырлыклары өчен горурлык хисе берләштерә.
Бүген без сезне - танылган һәм лаеклы хезмәт ияләрен Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының югары дәүләт бүләкләрен тапшыруга чакырдык.

Сез аларга күпьеллык намуслы хезмәтләре, икътисад, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт үсешенә, туган республикагызның һәм бөтен илебезнең чәчәк атуына, барлык өлкәләрдә Ватан мәнфәгатьләрен яклауга керткән зур өлешегез өчен лаек булдыгыз, - диде ул.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас