

Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасындагы А.М, Моратшин исемендәге стандартизация, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге белгечләре министрлык вәкилләре белән бергә конкурска тәкъдим ителгән материаллар белән таныша һәм бәяли. Конкурска предприятиеләрдә менеджмент системасының нәтиҗәлелеген күрсәтүче материаллар тәкъдим ителгән. Конкурста катнашучы оешмалар беренчегә генә катнашмый, алар республика һәм федераль этапларда җиңгәне дә бар, кайберләре “Русиянең иң яхшы 100 товары” бөтенрусия конкурсында җиңгән.
Быел конкурста беренчегә катнашучылар да бар. Комиссия әгъзалары һәм белгечләр товарлар белән урыннарга чыгып таныша. Бу, әлбәттә, урыннарда булган проблемаларны күрергә һәм аларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Сертификат алу, норматив документацмя, продукцияне маркировкалау мәсьәләләренә игътибар бирелә.
Шушы көннәрдә комиссия Кырмыскалы районында булып дезинфекция чаралары җитештерүче оешманы караган. Компания 2011 елдан эшли. Аларның заманча складлары, цехлары бар. Югары квалаификацияле хезмәткәрләре бар, актив менеджмент оештырылган.
Ассортиментны киңәйтү – компаниянең мөһим бурычы булып тора, - ди предпричятнең учредителе Эвелина Колязова. – Конкурска тәкъдим ителгән товарлар халык арасында зур популярлык белән тарала.
Фото: steel-prom.ru