

Проектны хупларга һәм никадәр грамоталы булуларын тикшерергә Дәүләт Җыелышы депутатлары Фәрит Гомәров, Шамил Тимербулатов, Камил Бузыкаев, Заһир Хәкимов һәм Юнир Котлыгуҗин килде.
Алар белән бергә диктантны республика парламенты каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары, Секретариат хезмәткәрләре, чакырылган кунаклар һәм шәһәр халкы язды.
Быелгы диктант текстларының авторлары - Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бикбай исемендәге әдәби премия лауреаты Зөһрә Котлыгилдина, язучы, «Башкортостан кызы» республика хатын-кызлар журналының баш мөхәррире, Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре Миләүшә Каһарманова.
Текстны Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтаеның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Айбулат Хаҗин әйтеп укыды.
– "Башкорт теле буенча халыкара диктант" акциясе быел 11нче тапкыр үткәрелә һәм республикада, илдә, чит төбәкләрдә меңләгән кешене берләштерә – телне белүчеләрне дә, башкорт телен өйрәнүчеләрне дә, – диде Айбулат Хаҗин чараны ачып. – Быел текстлар Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, тынычлыкка һәм бердәмлеккә багышлана. Барлык катнашучылар да сертификатлар алачак, әмма бу иң мөһиме түгел. Иң мөһиме, туган телгә мәхәббәт һәм хөрмәт күрсәтү.
Күзгә-күз очрашып диктантта катнашу мәйданчыклары бөтен җирдә урнашкан. Алар уку йортларында, мәдәни үзәкләрдә, компанияләр офисларында һәм иҗтимагый структураларда җәелдерелде. Дистанцион форматны өстен күрүчеләргә акциягә читтән торып кушылу мөмкинлеге бирелде - «БСТ» телеканалында тематик туры эфир оештырылды.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Дәүләт Җыелышы – Корылтае матбугат хезмәте.