

Хәерле көн, хөрмәтле дуслар!
Бүген без чираттагы тапкыр бик тә әһәмиятле акция – башкорт теле буенча халыкара диктант үткәрәбез. Анда катнашучыларның барысын да сәламлим.
Бу диктант безнең өчен бик мөһим. Ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын башкорт телен өйрәнүгә җәлеп итә. Тел культурасын үстерә. Башкорт телен республикабызда, башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә таныта һәм популярлаштыра.
Быел диктант текстлары истәлекле датага – Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, бөтен Ватанны саклаучыларга, тынычлык һәм бердәмлек темаларына багышланган.
Акция елдан-ел көчәя бара. Аның белән күбрәк халык кызыксына, катнашучылар саны арта. Әгәр 2019 елда диктантны якынча 70 мең кеше язган булса, узган ел бу сан 410 меңгә якынлашкан. Быел диктант язарга теләүчеләр тагын да күбрәк булыр, дип ышанам.
Барыгызга да уңышлар телим!
Башкорт теле бәйрәме белән!
"Өмет" сайты өчен Юлай Низаев әзерләде.
Фото: Портал Главы РБ.