Яңалыклар
20 апрель 2025, 06:54

Радий Хәбиров Пасха белән котлады

Бүген православие динен тотучылар Пасханы бәйрәм итә.

Радий Хәбиров Пасха белән котладыРадий Хәбиров Пасха белән котлады
Радий Хәбиров Пасха белән котлады

Хөрмәтле Башкортстанның православ христианнары!

Сезне чын күңелдән изге Пасха бәйрәме белән котлыйм!

Христосның Якты Якшәмбесе - бар нәрсәне җиңүче тормыш һәм мәхәббәт тантанасы символы, христианнарның иң яраткан һәм хөрмәт ителгән бәйрәмнәренең берсе.

Рус православие чиркәве башка традицион конфессияләр белән бергә, күп гасырлык әхлакый нигезләрнең ышанычлы таянычы буларак, җәмгыятебезне туплауга, мәдәни мирасны саклауга ярдәм итә. Катлаулы заманнарда нәкъ менә дин рухи көч чыганагына әверелә, ул тыныч тормышта һәм яу кырларында теләсә нинди сынауларны җиңәргә өнди.

Догалары һәм игелекле эшләре белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүчеләрнең, кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ булганнарның барысына да рәхмәт белдерәм. Көчебезне берләштереп, шәфкатьлелек һәм үзара ихтирам законнарын үтәп, без күпконфессияле республикабыз һәм илебез хакына яшәвебезне, хезмәт итүебезне дәвам итәбез.

Иман һәм мәхәббәт белән пешкән куличлар белән бизәлгән бәйрәм өстәлләре янына Якты Пасха шатлыгы белән берләшкән гаиләләр җыелсын. Изге бәйрәм һәр йортка күңел җылысы һәм иминлек алып килсен!

Бәйрәм белән сезне, бәхетле һәм сәламәт булыгыз!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров Пасха белән котлады
Радий Хәбиров Пасха белән котлады
Автор:
Читайте нас