

Мәгариф учреждениесе эретеп ябыштыручыларны, авыл хуҗалыгы осталарын, учетчикларны, автомобиль йөртүчеләрне, пешекчеләрне һәм җиләк-җимешчеләрне әзерли. Биредә барлыгы 268 студент белем ала.
Радий Фәрит уку корпусының тышкы ягын карады, 100 урынга исәпләнгән тулай торакта булды. Арытаба педагогик коллектив белән аралашты. Филиал мөдире вазыйфаларын башкаручы Нуриман Ульябаев көллият бинасын 1950 елда, ә тулай торакны 1972 елда төзегәннәр, аларга капиталь ремонт таләп ителә, дип билгеләп үтте. Шулай ук укытучылар учреждениегә мөстәкыйль уку йорты статусын кайтаруны сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Башкортстан Башлыгы Авыргазы күппрофильле көллиятенең Кырмыскалы авылындагы филиалын 2026 елга республиканың урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен модернизацияләү программасына кертергә кушты.
— Киләсе елга капиталь ремонт белән керербез, тулай торактан башларбыз. Без тракторларда эшләүче һәм станок янында торучы егетләргә нормаль шартлар тудырмасак, бу гаделсезлек булачак. Бу барыннан да элек хөрмәт мәсьәләсе. Шуңа күрә укыту һәм матди базаны тәртипкә китерергә планлаштырабыз. Районда эре генә «Уңыш» хуҗалыгы эшли. Аннан, сүз уңаеннан, студентлар шөгыльләнә торган техника белән ярдәм итүен сорыйк, — дип ассызыклады Радий Фәрит улы. — Коллектив оешмага филиал түгел, ә аерым статус бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Мин моны хуплыйм,чөнки район авыл хуҗалыгы ягыннан бик уңышлы. Территориясе дә зур, башлыгы да нык.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.