Яңалыклар
19 апрель 2025, 16:17

Кырмыскалы авылының патриотик паркында 500 агачтан торган аллея булачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кырмыскалы районында Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты. Акция «Экологик иминлек» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә.

Кырмыскалы авылының патриотик паркында 500 агачтан торган аллея булачакКырмыскалы авылының патриотик паркында 500 агачтан торган аллея булачак
Кырмыскалы авылының патриотик паркында 500 агачтан торган аллея булачак

Быел «Хәтер бакчасы» акциясе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Республикада барлыгы 2 миллион яңа агач утырту өчен 85 кишәрлек әзерләнде.

Кырмыскалы авылының ватанпәрвәрлек паркы территориясендә акциянең үзәк мәйданчыгын оештырдылар. Чарада шулай ук республиканың Дәүләт Җыелышы – Корылтае, Башкортостан Хөкүмәте, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары, муниципалитет хакимиятләре вәкилләре, Шәйморат сыйныфлары укучылары, волонтерлар, җирле халык катнашты. Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә алар 400 юкә һәм 100 нараттан торган аллеягә нигез салдылар.

Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы журналистлар белән әңгәмәдә «Хәтер бакчасы» акциясенең мөһимлеген ассызыклады.

– Агач утырту белән бәйле бөтен нәрсә – якты эш, аның белән һичшиксез шөгыльләнергә кирәк. Ә тарихи вакыйгаларга бәйлелектә акция аеруча әһәмияткә ия була. Бу Ватанны саклаганда һәлак булганнарга һәм бүген аны саклауны дәвам иткән яшь егетләргә хөрмәт, – диде ул. – Шулай ук мөһим бурыч – урман фондын торгызуны тәэмин итү. Шуңа күрә без ел саен кисүгә караганда 5-10 процентка күбрәк агач утыртабыз. Болар һичшиксез үсәчәк. Мәсәлән, Кырмыскалыда без берничә ел элек салган тулы бер аллеяләр бар инде. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елдан башлап «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында республика территориясендә 93 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды.

Кырмыскалы авылының патриотик паркында 500 агачтан торган аллея булачак
Кырмыскалы авылының патриотик паркында 500 агачтан торган аллея булачак
Автор:
Читайте нас