Яңалыклар
18 апрель 2025, 07:06

Көннәр җылыта

Үзгәрүчән юнәлешле йомшак җил исәчәк.

Көннәр җылытаКөннәр җылыта
Көннәр җылыта

Башкортстан гидрометеорология хезмәте белдерүенчә, алдагы ике көндә республика җирлегендә яңгырлы җылы һава торышы булуы көтелә. Бүген исә урыны белән яңгыр явачак. Үзгәрүчән юнәлешле йомшак җил исәчәк. Һава температурасы төнлә 1 - 6 градус җылы булса, көндез термометр баганалары 15 - 20 градуска кадәр менәчәк.
Шимбә көнне явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, көндез бераз көчәеп китәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә 1 - 6, көндез 16 - 21 градус җылы булачак.
Белгечләр былтыр бу көнне һава торышының нинди булганлыгын исебезгә төшерде. Нәкъ бер ел элек Уфада һава температурасының яңа рекорды теркәлгән - ул 29,3 градус дәрәҗәсендәге эссе көн булган.

Автор фотосында Караидел елгасы яры.
.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас