

Иртәгәдән, ягъни 17 апрельдән, Башкортстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
Бу чорда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, махсус сакланылучы территорияләрдә, запастагы җирләрдә, юл буенда, елга һәм күлләр янында, шәһәр һәм авыл җирлекләре, бакчачылык ширкәтләрендә учак ягу тыела.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда хәвефсезлек таләпләрен бозган өчен түбәндәге штрафлар карала:
- гражданнарга – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр,
- вазифа биләүчеләргә – 30 меңнән 60 меңгә тиклем,
- эшкуарларга – 60 меңнән 80 меңгә кадәр,
- юридик затларга 400 меңнән 800 мең сумга тиклем штраф.
Әйткәндәй, хәзер дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары янгын режимын бозучыларга урында ук штраф яза ала. Мондый норма 11 апрельдән эшли башлады.