Яңалыклар
17 апрель 2025, 14:54

“Уңышка үз юлың”

Яшьләрне республика фестиваленә чакыралар.

Башкортстан яшьләрен елның төп проект мәйданчыгына – “Уңышка үз юлың” (“СВОй путь к успеху”) республика фестиваленә чакыралар.

Фестиваль 5 майдан 7 майга кадәр Патриот паркы базасында узачак. Фестивальдә бөтен республикадан 300дән артык кеше катнашачак.

Чара берничә тематик юнәлешне үз эченә ала:

– 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге актив мәктәп яшьләрен “Син булдыра алган урын” республика балалар һәм яшьләр форумына чакыралар;

–18 яшьтән 35 яшькә кадәрге инициативалы яшьләрне ел саен уздырыла торган “Смарт-Тау” республика проект форумында көтәләр.

– “Уңышка үз юлыбыз” фестивале уникаль, чөнки без бер үк вакытта һәм бер урында берничә яшь төркемен төрле кызыксынулар һәм республика үсешен күзаллаулар белән берләштерәбез. Безнең мәйданчык – идеяләр алмашу, яңа багланышлар булдыру һәм актуаль проблемаларны хәл итүне бергәләп эзләү мөмкинлеге. Балалар үз фикерләрен иркен белдерә, тәҗрибә уртаклаша һәм бер-берсеннән илһам ала алачак. Яшьләр үзләренең әһәмиятен тоеп, төбәк тормышында актив катнаша алсын өчен барлык шартлар да тудырылачак, – ди Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров.

Мәйданчыкларга түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://clck.ru/3LUZF8

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас