

17 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә яшәүче милли диаспоралар вәкилләре белән очрашты.
Төбәк җитәкчесе искә төшергәнчә, Русия Президенты Владимир Путин ел ахырына кадәр миграция сәясәтенең яңа концепциясен эшләргә кушты.
– Мин сезне бүген республика җитәкчесе буларак үз позициямне лидерларга һәм диаспора вәкилләренә турыдан-туры җиткерү өчен очрашуга чакырдым, – диде Радий Хәбиров. – Беренчедән, Башкортстан – күпмилләтле төбәк. 2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча бездә 150дән артык халык вәкилләре яши. Алар биредә гомер-гомергә тату яшәгән һәм яши. Икенчедән, без – куәтле икътисадлы, алга киткән социаль өлкәле, төзек шәһәрләре һәм авыллары булган шактый бай һәм уңышлы төбәк. Өченчедән, бездә хезмәт сөючән һәм кунакчыл кешеләр яши, алар башка халыкларга, аларның мәдәниятенә һәм традицияләренә хөрмәт белән карый. Ассызыклыйм – без күпмилләтле йортыбызга тынычлык белән килгән, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт иткән һәркемне кертергә әзер.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, 2024 елда Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча республика территориясендә 84 963 чит ил гражданы миграция исәбендә торган, күпчелеге – Урта Азия илләреннән. Шул ук вакытта мигрантлар ягыннан җинаятьчелек мәсьәләсе шактый кискен булып кала бирә, бу котылгысыз рәвештә төбәк халкының килүчеләргә карата тискәре мөнәсәбәтен һәм иҗтимагый киеренкелек тудыра.
– Мин инде күп тапкырлар миграция сәясәтен күзаллавымны ачыктан-ачык белдердем. Республика икътисады актив үсә, һәм безгә башка илләрдән хезмәт ресурслары кирәк. Без моны таныйбыз. Шул ук вакытта без кануннарыбызны үтәргә, гореф -гадәтләребезне хөрмәт итәргә тиешле мигрантларны мәдәни адаптацияләү буенча системалы эш алып барырга ниятлибез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Диаспора вәкилләре очрашуда республиканың барлык мәсьәләләр буенча ярдәмен югары бәяләделәр һәм Башкортстанга килүче мигрантлар белән аларның социаль һәм мәдәни адаптациясе, Русия җәмгыятендә кабул ителгән нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәү өлешендә нәтиҗәле эш оештырырга әзер булуларын белдерделәр.
Киләчәктә милли-мәдәни автономияләр лидерлары белән очрашулар елга ике мәртәбә узачак.