Яңалыклар
17 апрель 2025, 08:38

Гаилә ипотекасына “икенчел торак” сатып алырга була

Мондый ипотеканы республиканың 14 шәһәрендә кулланырга мөмкин.

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гаилә ипотекасы программасының гамәлдә булуы киңәйтелде.

1 апрельдән төзелеш аз булган төбәкләрдә икенчел базардан фатирлар сатып алуга еллык ставкасы 6 процентка кадәр ташламалы булган гаилә ипотекасы бирелә башлады. Бу яңа өйләр икедән артык төзелмәгән шәһәрләргә кагыла.

Хәзер икенчел торакны ташламалы ставка буенча Русиянең 901 шәһәрендә сатып алырга була. Бу исемлеккә республиканың 14 шәһәре кергән. Алар – Баймак, Белорет, Бөре, Благовещен, Дәүләкән, Ишембай, Мәләвез, Туймазы, Яңавыл, Агыйдел, Межгорье, Күмертау, Салават һәм Сибай.

– Гаилә ипотекасы 6 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр яңа йортларда торак сатып ала алсын өчен кертелде. Әмма аны гамәлгә ашыру барышында без кайсыбер гаиләләрнең мондый чарадан файдалану мөмкинлеге булмавы турында мөрәҗәгатьләр алдык: чөнки аларның шәһәрендә яңа йортлар төземиләр, ә икенчел базарга бу норма кагылмый. Әлеге үзгәреш торак сатып алу мөмкинлегендә гаиләләрне тигез шартларга куячак, – ди РФ Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас