Яңалыклар
11 апрель 2025, 11:34

Яшьләр сынатмый

Уфаның вузара кампусында «ОДК-УМПО»ның 100 еллыгына багышланган «ТЕХНО-ИЖАД» балалар һәм яшьләр проект-гамәли һәм фәнни-техник иҗаты күргәзмәсе алты җиңүчене билгеләде.

Яшьләр сынатмыйЯшьләр сынатмый
Яшьләр сынатмый

Уфаның вузара кампусында «ОДК-УМПО»ның 100 еллыгына багышланган «ТЕХНО-ИЖАД» балалар һәм яшьләр проект-гамәли һәм фәнни-техник иҗаты күргәзмәсе алты җиңүчене билгеләде. Күргәзмәдә Уфа, Стәрлетамак, Бәләбәй һәм Уфа районыннан «Конструирование», «Изобретательство и рационализаторство», «Техник конструирование», «Производственные технологии», «IT – технологии», «Дизайн», «Архитектура» юнәлешләре буенча барлыгы 70тән артык укучы катнашты.

– Балаларның конкурска әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәргә кирәк, аларның күбесе мондый чараларда катнашу тәҗрибәсенә ия инде, - дип шәрехли жюри рәисе, УДНТУ үсеше программасы җитәкчесе Дмитрий Кузнецов. УМПО җитештерү-укыту үзәген үстерү буенча директор урынбасары Наталия Косьяненко «Техник конструирование» һәм «Производственные технологии» секцияләрендәге егетләрнең эшләрен аерым билгеләп үтте.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас